Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кемнең миллионер буласы килә?

Район үзәк больницасына эшкә килгән яшь врач - хирург - Баулы кызы Айгөл Гыйззәтуллина дәүләттән 1 миллион 100 мең сум акча алачак. Моңа кагылышлы закон узган елны кабул ителсә дә, быел гына гамәлгә керде. Авылда эшләргә теләгән һәм җирле дәвалау учреждениесе белән биш елга контракт төзегән һәр яшь врачка, дәүләттән,...

Район үзәк больницасына эшкә килгән яшь врач - хирург - Баулы кызы Айгөл Гыйззәтуллина дәүләттән 1 миллион 100 мең сум акча алачак.


Моңа кагылышлы закон узган елны кабул ителсә дә, быел гына гамәлгә керде. Авылда эшләргә теләгән һәм җирле дәвалау учреждениесе белән биш елга контракт төзегән һәр яшь врачка, дәүләттән, 1 миллион 100 мең сум акча биреләчәк.

Айгөл Айрат кызы Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, республика клиник больницасында ординатура үтә һәм туган ягы Баулыга эшкә кайта.

"Әлеге дәүләт программасы турында ишеткәч, аңарда катнашырга теләк белдердем, - ди яшь белгеч. - Әүвәл, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында вакансияләр исемлеге белән таныштым. Чирмешән районы Баулыга якын булганлыктан, монда килеп, район үзәге, эш шартлары белән таныштым. Барысы да ошады, мин Чирмешәнгә килергә ниятләдем".

Айгөл Гыйззәтуллина поликлиникада эшли, авыруларны кабул итә, операцияләрдә дә катнаша, ассистентлык итә, тәҗрибә туплый.

"Безнең район үзәк больницасында врачларга ихтыяҗ бар, - ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров. - Безгә терапевт, стоматолог, эндокринолог, рентгенолог кирәк. Әлеге программа нигезендә больницага тагын ике белгеч (терапевт һәм стоматолог) килергә теләк белдерделәр. Район больницасында эш шартлары яхшы. Бездә озак еллар эшләүче тәҗрибәле, остаз булырлык врачлар күп. Алар яшьләрне күпкә өйрәтә алырлар. Килгән яшь врачлар биш елларын эшләп, акча алып, кире китәрләр дип ышанасы да килми. Бәлки, алар безнең районда төпләнеп тә калырлар әле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән дәүләт программасы яшь врачлар