Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанка һәм Шешминкада биотермик чокырлар төзелде

Быел Казанка һәм Шешминка авылларында яңа биотермик чокырлар төзелеп, файдалануга тапшырылган. -Соңгы елларда районда үләт базларын тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Быел да Ульяновка, Иске Кади, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькино авыл җирлекләрендә урнашкан үләт базларында ремонт үткәрелде. Бүген аларда ветеринария таләпләренә җавап бирүче биотермик чокырлар ясалган, - ди район...

Быел Казанка һәм Шешминка авылларында яңа биотермик чокырлар төзелеп, файдалануга тапшырылган.

-Соңгы елларда районда үләт базларын тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Быел да Ульяновка, Иске Кади, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькино авыл җирлекләрендә урнашкан үләт базларында ремонт үткәрелде. Бүген аларда ветеринария таләпләренә җавап бирүче биотермик чокырлар ясалган, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. - Бәркәтә, Түбән Кармалка, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында бу өлкәдә вак - төяк эшләр калып бара. Күптән түгел Яңа Элмәле һәм Түбән Чегодайдан ерак түгел урнашкан үләт базлары территорияләреннән койма урынына куелган профнастилларны урлаганнар. Аларны кабат тотып алырга кирәк.
Биотермик чокыр янында ветеринария белгече мал түшкәсен яру өчен җиһазлар, эш киемнәре, дезинфекция кирәк - яраклары саклана торган будка булырга тиеш.
Виталий Дмитриевич әйтүенчә, авыллардагы шәхси хуҗалыкларда, җәмгыятьләрдә үлгән малларны биотермик чокырларга китерү мәҗбүри. Биредә ветеринария хезмәткәре малны ярып, диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Шуның нигезендә генә мал хуҗасына страховка акчасы түләнә. Маллары үлгән кешеләр авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала, чөнки чокырларның ачкычы аларда саклана. Мал үләксәсен тиешсез урынга ташлап киткән кешеләргә штраф яный: шәхси затка - 5 мең , җәмгыять җитәкчесенә 30 мең сумга кадәр.
Түбән Чегодай янындагы сыман капиталь урыннар - Беккер чокырлары маллар өчен генә түгел, аларга эт һәм мәче үләксәләрен дә ташларга кирәк. Кыш айларында бик күпләр мал чала башлый. Бу чорда малдан калган калдыкларны теләсә кая ташлап китүчеләр дә бар. Ветеринария хезмәткәрләре сүзләре буенча, аларның барысы да биотермик чокырга ташланырга тиеш. Бу экологик һәм биологик яктан куркынычсызлык, ягъни төрле авырулардан саклануны тәэмин итү өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка Казанка биотермик чокырлар

2
X