Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанка элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыру планын үтәде дә

Казанка авылында яшәүчеләр иң беренчеләрдән булып “Наш Черемшан” газетасына язылалар. 2023 елның беренче яртыеллыгына да, план күләмендә, ягъни 30 данә район газетасына квитанция тутырып куйганнар да инде.

Түбән Кәминкә элемтә бүлекчәсе алардан беразга гына калыша, тиешле заказның 95 проценты тупланган да, ягъни 106 данә “Безнең Чирмешән” гә заказ тутырганнар. Подписканың гомуми планы да 70 процентка үтәлгән.

-Газета-журналларга яздыруда 35 ел стажлы хат ташучыбыз – Сәгадәт Мостафинаның роле бик зур, – диде Түбән Кәминкә элемтә бүлекчәсе начальнигы Нәфисә Идиятуллина. – Һава торышының нинди булуына карамастан, ул басмаларны вакытында укучыларга җиткерә, бу аңа карата ышанычны тагын да арттыра. Күпчелек заказ карточкаларын Сәгадәт апа йортларга үзе барып тутыра. Аның өенә килеп тә газета-журналларга язылучылар бар. Хат ташучы кемнең нинди  басмалар яратуын белеп, шуларны тәкъдим итә. Ташламалы яздыру вакытын отышлы файдалана.

Газета-журналлар укырга яратучы түбәнкәминкәлеләр әлеге эшкә акчаны кызганып тормыйлар, Мөнирә Җамалтдинова, Фәһимә Идиятуллина, Кәримә Шакировалар, мәсәлән, 5-6 төрле басма алдыралар.

Ульяновка элемтә бүлекчәсендә район газетасына яздыру планын 83 процентка үтәгәннәр, ягъни, инде 114 гаилә “Наш Черемшан” газетасына язылган.

-Ташламалы яздыру вакытын халык көтеп тора, шул вакытта яхшы эшләп алабыз, – диде инде 18 ел әлеге урында хезмәт куючы Ульяновка элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда  Елистратова. – Хат ташучыларыбыз әле озак эшләмәсәләр дә, халык белән уртак телне тиз таптылар.

Бу авылдан Людмила Ефремова 10 төрле басма алдыра. Ә Владимир Иванов үзләренә генә түгел, балаларына да  матбугат  басмалары яздыра. Балалары бүләк газеталар укый. Ул оныклары ана телен, гореф-гадәтләрне белеп үссеннәр дип, чуваш телендәге газеталарга да заказ карточкалары тутырып бүләк итә.

Ивашкино авылында һәр икенче йортка диярлек район газетасы килә. Киләсе яртыеллыкта да аның укучылары кимемәс, инде 95 данә “Наш Черемшан”га заказ карточкалары тутырганнар да, бу тиешленең 83 проценты.

-Газета-журналларга язылу каманиясенең уңышлы баруы күп очракта хат ташучыдан тора, – диде Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы Ольга Малинова. – Элек тә хат ташучы булып эшләгән, әле берничә ай гына кабат бу хезмәткә алынган Людмила Гаврилова газета укучылар белән уртак телне тиз тапты. Октябрьдә ташламалы яздыру вакытында бик яхшы эшләде, декабрьдәгесендә, һичшиксез, планны үтибез, халык декаданы көтеп тора. Гомерләре буена Яр Чаллыда гомер иткән, быел авылга кайтып төпләнгән авылдашларыбыз – Алексей Баландаевларның да почта тартмасы буш тормас, яңа елдан соң, район хәбәрләре белән танышып барачаклар, алар да “Наш Черемшан” газетасына язылдылар.

Һәр авылдагы кебек, Ивашкинода да матбугат басмаларын яратып укучы һәм аларны күпләп яздыручылар бар. Валентина Иванова, Валентина Владимировалар һәр яртыеллыкта алтышар төрле газета алдыра.

Тулаем алганда, әлегә район газетасына, 2023 елның беренче яртысында алдыру өчен, 1800 дән күбрәк заказ карточкасы тутырылган.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев