Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанка артистлары яңа клубта җырлыйлар

Бертуган кечкенә кызлар Лиза һәм Даша Хмелевалар үз авылларында төзелгән яңа мәдәният йортына район башлыгы Наил Зарипов белән ал лента кисеп уздылар. 89 йортлы, 235 кеше гомер итүче Казанкада ФАП, 100 урынга тамаша залы, китапханә сыенган өр-яңа үзәк эшли башлады. Авылның иске клубы хәзергә кадәр халыкка сугыш алды елларыннан ук...

Бертуган кечкенә кызлар Лиза һәм Даша Хмелевалар үз авылларында төзелгән яңа мәдәният йортына район башлыгы Наил Зарипов белән ал лента кисеп уздылар. 89 йортлы, 235 кеше гомер итүче Казанкада ФАП, 100 урынга тамаша залы, китапханә сыенган өр-яңа үзәк эшли башлады.

Авылның иске клубы хәзергә кадәр халыкка сугыш алды елларыннан ук хезмәт иткән. Заманында үз эшен эшләп картайган бинаны сүттеләр инде.
-Бала чакта, анда "Сказание о земли Сибирской", "Свинарка и пастух" киноларын карарга йөри идек, биш тиен түләп,- ди озак еллар колхозда терлекче булып эшләгән ветеран Анастасия Андреева. - Минем йортым моннан ерак түгел, яңа клуб тәрәзәдән күренеп тора. Аны ничек төзегәннәрен күреп тордым. Болай тиз өлгертерләр дип уйламаган да идем. Төзүче егетләр бик тырышты. Рәхмәт инде барысына да.
Күпфункцияле үзәкне Казаннан Фарсиян Фәррахов җитәкләүче җәмгыять төзегән. Нигез коруга апрель аенда керешкән иделәр. Төзелеш эшләренә, матур пәрдәләр, утыргычлар, җиһазлар алырга, бина тирәсен төзекләндерүгә җәмгысе 11 миллионлап сум акча тотылган. Шунысы куандыра, монда шулкадәр чыгымнар белән салынган мәдәният йортына киләчәктә йөрерлек яшь буын үсеп килә. 12 километр ераклыктагы район үзәгендә бу авылдан 26 бала укый, Казанка башлангыч мәктәбендә исә тагын 6 сабый белем ала, мәктәпкәчә яшьтәгеләр 15. Аларның әти-әниләренең бер өлеше урманчылыкта хезмәт куя, Чирмешәнгә йөреп эшләүчеләр байтак. Малны да күп асрыйлар биредә.
-Шулай дус, тату булып, тынычлыкта яшәргә язсын. Безнең максатыбыз Казанка кебек кечкенә авылларны да яшәтү. Үзәкне төзүдә булышкан өчен казанкалыларга да рәхмәт,- диде яңа бинаны ачканда район башлыгы Наил Зарипов.
Мәдәният йортының бер почмагында урнашкан фельдшер-акушерлык пункты нигездә олылар өчен кирәк. Әнә авылда әби-бабайларның шактые кан басымы авыруыннан зарлана икән. Шикәр диабетыннан интегүчеләр, инде ни кызганыч, онкологик чирлеләр дә бар ди. Шунлыктан, район больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов әйткәнчә, Россия стандартларына туры китереп ясалган, җиһазландырылган ФАП авылда бик вакытлы. Иң мөһиме, халык авыруын яшермәсен, безгә вакытында мөрәҗәгать итсеннәр, - ди табип.
-Су кергән, аны җылыткычыбыз бар. Канализация эшләп тора. Йөрәк тикшерергә электрокардиограф, гинекология утыргычлары кирәк иде - алары да булды, - ди фельдшер - акушер Любовь Юнусова.
Светлана Жесткова җитәкләүче мәдәният йортында "Деревенька" фольклор ансамбле эшли. Яңа сәхнәдән чыгыш ясаган шушы авылдашларына һәм килгән кунакларга тәүге концертта казанкалылар озаклап кул чапты.
-Безнең быел имтиханнар тапшыра торган ел. Шулай да әгәр бию буенча берәр белгеч килеп өйрәтсә, мондый түгәрәккә йөрергә вакыт табыр идек. Клуб бик матур бит, - ди 11 сыйныф укучысы Татьяна Гаврилова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанка

2
X