Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышлылар герой якташларын онытмыйлар

Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов исемен йөртүче Кармыш мәктәбе диварына аның истәлегенә куелган мемориаль такта яңартылды.

Мәгълүматлар татар һәм рус телләрендә язылган мәрмәр тактаны тантаналы чара оештырып ачтылар.

-Әлеге мемориаль тактаны безгә бушлай эшләп бирделәр. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән елны, махсус программа булуын белеп, аңа онлайн рәвештә заказ биргән идек, - диде мәктәп директоры Гөлнур Якупова. – Тактаның рус телендәгесе Мәскәүдән кайтты, ә татар телендәгесен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров (Казан шәһәре) ясатты.

Александр Александрович истәлек такталарын үзе алып кайткан һәм чараны оештыруга да күп көч куйган. Әлеге тантанада Бари Габдрахмановның энесе Габдулла абый кызлары Гөлшат Шәмгунова һәм Миңлегөл Галиевалар да катнашканнар. Алар истәлекләре белән уртаклашып, бу изге эшкә өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Мәктәп каршында, геройның бюсты янында элек тә истәлек тактасы бар иде. Хәзер анысы мәктәп музеенда урын алган.

Гөлнур Якупова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев