Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта яңа ФАПка күчтеләр

Республикада сәламәтлек саклауның беренче звеносын модернизацияләү программасы буенча районда бер врачлык амбулаториясе һәм инде уникенче фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

-Кармышта үткән халык җыенына килгәч, олы яшьтәге апалар яңа ФАП кирәклеге турында ялварып сорадылар, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, инде бу объектны ачарга килгәч. – Республика җитәкчелегенә, Президентыбызга рәхмәт, бүген ФАПны файдалануга тапшырабыз. Сездә хәзер заманча мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп эшләп тора, халык та бик булдыклы, яшь фермерларыгыз да тырыш. Кызганыч, балалар гына азрак. Ә балалар булмаса, киләчәк өметсез.

Кармыш пунктында Вера Долгова хезмәт күрсәтә. Тәҗрибәле шәфкать туташы, биредә үз кеше – 12 ел Яшәүчедә эшләгән, инде 3 ел монда. Ике авыл халкының – өч йөзләп кешенең сәламәтлеген кайгырта. Аның турында бүген бар да мактап сөйләде.

-Дөньяда да юктыр Вера кебек кеше. Ачык йөзле, тәрбияле, гел ярдәмгә килергә әзер, аңа тел-теш тидерә торган түгел, - диде ФАП янәшәсендә генә яшәүче 80 яшьлек Мөхтәррәмә апа Сәлахова.

Сүз уңаеннан, Вера Долгова Кармышка күршедәге Ивашкинодан килеп йөри, үз машинасында. Бүген халык сорагач, район башлыгына да мөрәҗәгать иткәч, аңа район үзәк больницасы баш табибы эш машинасы бирәчәкләрен әйтте.

Дүрт миллион сум чамасы акчага төзелгән, Азнакайда эшләнгән, “Капитан” җәмгыяте җыеп биргән модульле ФАПның эчендә монда хезмәт күрсәтүчеләргә кирәкле бөтен җиһазлар да бар, бөтенесе өр-яңа. Бинада җылы, су, канализация челтәрләре ясалган. Элеккеге хезмәт күрсәткән ФАП үзәктән ераграк булган икән, хәзергесе авыл уртасында, иплерәк.

Район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, киләсе елда, мәгълүм программа буенча, Түбән Кармалкада яңа ФАП төзү күздә тотыла.

...Шулай итеп бүген Кармышта яңа ел алдыннан бәйрәмчә чара узды, төзелешендә үзләре дә актив катнашкан яңа ФАП ачтылар, концерт карадылар, рәхәтләнеп биеделәр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев