Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта берьюлы өч йорт төзелә

Бу авылда берьюлы өч йорт төзелә.  Яшь белгеч Динар Гатинга дип салына торганын, быел ук өлгертмәкчеләр.

Бу авылда берьюлы өч йорт төзелә.  Яшь белгеч Динар Гатинга дип салына торганын, быел ук өлгертмәкчеләр.

- Крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче Динарга бу йорт арендага биреләчәк, - ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов. - Стенасы күтәрелгән, түбәсе эшләнгән, территориясен дә төзекләндерәбез. Дөрес, өйнең эчендә эш байтак әле.

Дамир Гатин да өй төзи башлаган, аның нигезе әзер диярлек. Стена өяргә материаллар да кайтарганнар.

Крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючы Газинур Юнысовларга булачак йортның түбәсен быел ук ябып, ишек һәм тәрәзәләрен дә куеп  калдырмакчылар. Калган эшләр киләсе елда башкарылачак.

Кармышта 124 йорт бар, 2020 елда монда нибары 1 бала туган, 1 туй булган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев