Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш авылыннан Гомәровлар суган сатып трактор алган

Кармыш авылыннан Габдулла һәм Мөслимә Гомәровлар быел бер тонна 200 килограмм баш суганы, 300 килограмм орлык суганы үстергәннәр.

-Суган бакчаның 6 сутыен били, 4 сутыйда - баш суганы, 2 сутыенда орлык суганы үстердек, - ди Габдулла Гомәров. - Баш суганын август ахырына кадәр урнаштырып бетерергә планлыйбыз, аның 400 килограммы инде хуҗасын тапты да. Быел әле авыррак урнаша. Яшелчәне Түбән Кама, Әлмәт базарларына алып барам, даими алучыларыбыз да бар. Ә орлык суганын яз көне сатабыз.

Гомәровлар үткән ел 48 мең сумлык суган сатканнар, быел да 30 мең сумлап керем алырга планлап торалар. Язын 10 мең сумлык орлык суганы урнаштырганнар тырыш яшелчәчеләр.

-Дөрес, мәшәкате күп, тик бергәләп эшләгәндә авырлыгы сизелми, җир эшкәртергә мотоблок бар, - ди суган үстерү остасы. - Утырту, утау, җыю эшләрендә бөтен гаилә катнаша, әле 86 яшьлек әти дә булыша. Балалар эшкә өйрәнә, акча табу серләренә дә төшенә.

Гомәровларның уллары Булат инде биш еллап сарымсак үстерә. Быел да 175 килограмм уңыш җыйган бу яшелчәдән, аның инде 45 килограммы сатылган да.

Суган уңышын җыюга Гомәровлар июль ахырында ук тотынганнар. Башта орлык суганын бәйләп элгәннәр. Баш суганны йолкып берничә көн түтәлдә киптергәннән соң, кисеп, ышык урында җилләтәләр.

-Элек суганны йорттан ук килеп ала иделәр. Хәзер алай күпләп җыючы юк, алсалар да, бик арзанга гына сорыйлар, зур хезмәт куйган яшелчәне 10-12 сумга бирәсе килми, - йорт хуҗасы. - Бу яшелчәне биш тонна саткан еллар да булды. 1993 елда өч тонна суган сатып, яңа Т-25 тракторы алдык. Суган акчасына стенка, суыткыч, диван алган да хәтердә.

Уңган бакчачылар барына да өлгерә: 25 сутыйлы бакчаларында бәрәңге, кабак, азык чөгендере үстерәләр, пай җирләрендә печән игәргә дә вакыт табалар.

Булат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X