Кара Чишмәдән Илаловлар гаиләсендә барысы да гармунчы
Кара Чишмә авылында яшәүче Илаловлар гаиләсендә гармунда уйнау буыннан-буынга күчә килә. Фазыл абый да аны бик яшьли үзләштерә: әтиләре Гариф бабай заманында гаиләдәге балаларына шушы уен коралын сатып алып биргән. Малайлар узыша-узыша аның телләрен барлый.
-Гармунда уйнау - ул вакытта бик зур дәрәҗә иде, -дип искә ала Фазыл абый.
Бу матур шөгыль тора-бара Фазыл һәм Зәрига апа улларына да күчә. “Оясында күргәнне, очканда эшләр”, - ди әни кеше. Моның белән килешми мөмкин түгел. Алар дүрт ул үстерделәр: Фаяз, Рөстәм, Рәис, Радик. Шунысы кызык, дүрт малай да гармунда уйный. Балалар барысы да тәртипле һәм хезмәт сөючән. Әти-әниләре монда гармунның да роле зур диләр. Егетләр сәнгатькә гашыйк булып җитлегәләр. Моңа мисал итеп, төпчек уллары Радикның күпмедер вакыт авыл мәдәният йортын җитәкләвен әйтү дә җитә. Илаловларның уллары бергә җыелган вакытта телле корал кабат кулга алына, өйдә онытылып баручы гармун моңы янгырый башлый. Шуны искәртеп узу кирәктер, Илаловларда һәрвакыт хәләл табын оештырыла: алар һәрберсе намазда.
Әтисеннән, абыйларыннан күрепме, Радик улы Ришат та үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Моңа теләге зур булуын истә тотып, әтисе аңа гармунны Новокузнецк шәһәреннән үк махсус кайтарта.
-Улыбызга беркем дә өйрән, димәде, үзлегеннән үҗәтләнеп үзе башлады бу шөгылен, -ди әтисе.
Шулай итеп, гармун моңы кешене бары яхшылыкка үзгәртә, гармунчы беркайчан тайгак юлны сайламас.
Фәнис Шәфыйков.
Кара Чишмә авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев