Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәдә яшәүче кыз аракы белән агуланган

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә бер атнада 33 хәбәр кергән. Шул вакыт эчендә 3 җинаять эше кузгатылган. Казанка авылында полиция хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, Чирмешән кешесенә җавап тотарга туры киләчәк. Саклау кагыйдәләрен...

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә бер атнада 33 хәбәр кергән. Шул вакыт эчендә 3 җинаять эше кузгатылган.
Казанка авылында полиция хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, Чирмешән кешесенә җавап тотарга туры киләчәк.
Саклау кагыйдәләрен бозган өчен ау мылтыгын алырга теләгән полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән Сосновка кешесен дә җәза көтә.
9 декабрьдә район үзәк больницасына Кара Чишмә авылында яшәүче балигъ булмаган кызны китергәнннәр. Ул аек булмаган хәлдә үз-үзенә кул салырга теләгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 52 кешене ачыклаганнар, ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 24 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә бер тәүлеккә уртача 35кә якын чакырту кергән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, ике ял көнендә 6 кеше ОРВИ белән чирләгән, якшәмбе көнне авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә туры килгән. Чакыртуларның күпчелеге - хроник чирлеләр янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 40ка якын заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын көйләү һәм ремонтлау буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә полиция янгын сүндерүчеләр