Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кадерле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Икмәк – бөтенесенә дә баш, диләр халыкта. Борын-борыннан бүгенге көннәргә кадәр крестьян, игенче хезмәте иң мөһим һәм җиңел булмаган һөнәрләрнең берсе булып санала. Бу бәйрәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнеке генә түгел, авыл җирендә яшәп, таңнан-таңга, алны-ялны белмичә икмәк, яшелчә үстереп, өстәлләребезгә сөт, ит һәм башка азык-төлек китерүче фидакарьләрнең дә бәйрәме.

Агропромышленность комплексы кыен шартларда булуга карамастан, игенчеләребез һәм терлекчеләребез хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык, үз эшләренә бирелгәнлек үрнәге күрсәтәләр.

Авыл хезмәтчәннәренә, аеруча ветераннарга, олы рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, тормышларның яхшы якка гына үзгәрүен, иртәгәсе көнгә ышаныч белән каравыгызны телим.

Бәйрәм белән!

Мирзаһит ГАТИН,

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

Фото Кадыра Гумерова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев