Ивашкинода 70 яшьлек имәнгә кагылмыйлар
Безнең районда

Ивашкинода 70 яшьлек имәнгә кагылмыйлар

Ивашкинода бик затлы итеп төзелгән яңа кирпеч өй янында 70 еллык имән үсеп утыра.

-Өй төзегәндә, энем Василий ул имәнгә кагылмады. Аның нигез өлеше нык киңәйде, ябалдаклары таралды, яңа һәм иске өйне җил-яңгырдан каплап тора, - ди Федор Андреев.

Йорт хуҗасы әлегә Себердә эшли икән, туган якка еш кайтып йөри.

Кадыйр Гомәров фотосы.


Нет комментариев