Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода яшәүче хатын-кыз полиция бүлегенә мылтык тотып килгән

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 28 марттан 4 апрельгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 49 гариза һәм хәбәр кергән. 28 яшьлек хатын-кыз (Әлмәт) Югары Кармалка авылы янында чит ил машинасында юл кырыена төшеп киткән. Кешеләргә зыян килмәгән. Бер атнада...

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 28 марттан 4 апрельгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 49 гариза һәм хәбәр кергән.
28 яшьлек хатын-кыз (Әлмәт) Югары Кармалка авылы янында чит ил машинасында юл кырыена төшеп киткән. Кешеләргә зыян килмәгән.
Бер атнада биш урлау очрагы булган. Ивашкинода берәүнең хуҗалыгыннан шомарту машинкасы урланган.
Нурлат УТТның Күтәмә авылы янындагы территориясендә "Урал" автомашинасыннан ике аккумулятор салдырып алганнар.
Өч кешедән акча югалту турында, шул исәптән банк картасыннан, полициягә гариза кергән.
Ивашкинода яшәүче хатын-кыз ау мылтыгын тапшырган (бүләккә). Туймәттә, Урманасты Үтәмештә, Кара Чишмәдә, теркәү вакытын үтәмәгән өчен, ау мылтыклары алынган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 118, участок инспекторлары 34 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 46 чакырту һәм 10 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, аларның күпчелеге йөрәкләре сау булмаган, унысы - ОРВИ белән чирләүчеләр (нигездә, балалар) янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 30 заявка үтәгәннәр (газ исе чыгып тору, җиһазларны көйләү һәм ремонтлау).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. полиция янгын сүндерүчеләр ашыгыч ярдәм мылтыктан ату