Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино укучылары чисталык ярата

Ивашкино урта мәктәбе быел да “Экояз” республика бәйгесендә катнашып, “Экомәктәп” номинациясендә Диплом һәм принтер белән бүләкләнгән.

Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча билгелиләр.

Монда химия-биология укытучысы Татьяна Данилованың да өлеше зур.

-Безне бу бәйгедә инде өченче ел рәттән билгеләп үтәләр, - ди Татьяна Николаевна. – Мәктәп коллективы, гомумән, төрле экологик акцияләрдә һәм чараларда актив катнаша. Икеайлык барышында да укучылар белән бергә әйләнә-тирә мохитне чистарту буенча байтак эшләр башкардык. Атна саен һәр шимбә өмәләр оештырылды. Авыл тирәсен, урамнарны, чишмә буйларын чүп-чардан арындырдык. Безнең һәр сыйныфның беркетелгән территориясе бар, алар анда җыештырып торалар. Җыелган пластик шешәләрне тапшырып, акча эшләдек. Бәйгедә катнашу өчен барлык башкарылган эшләрне видеога төшереп барырга, аннары республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрергә кирәк.

Чирмешендәге “Әкият” балалар бакчасы әлеге бәйгедә “Экобакча” номинациясендә бүләккә лаек булган.

Ивашкино урта мәктәбе фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев