Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино укучылары быел яхшы укыганнар

Чирмешән районы укучыларының математикадан, җәмгыять белеме һәм биологиядән имтиханнар күрсәткечләре яхшырган.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 13 се алты фәннән 90 нан күбрәк баллга ия. Райондагы 18 медалистның алтысының бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 250 баллдан күбрәк.

Лицейны тәмамлаган Камилә Гайнуллинада иң югары баллар – өч фәннән – 287. Ивашкинодан Оксана Краснова рус теленнән – 100, рус әдәбиятыннан 96 балл җыйган. Чирмешән лицееннан Илзирә Галимова рус телен – 96, Алия Сәйфетдинова шул ук фәнне – 96, чит телдән БДИне 91 баллга тапшырган, әлеге мәктәптән Наилә Зыятдинованың рус теленнән нәтиҗәләре – 94 балл. Икенче Чирмешән мәктәбеннән Ирина Семагина рус теленнән – 96, җәмгыять белеменнән 92 балл туплаган. Беренче Чирмешән мәктәбеннән Ксения Малешинаның рус теленнән белемен БДИда 96 баллга бәяләгәннәр. Лашман мәктәбеннән Ранис Җиһаншин һәм Яңа Элмәле мәктәбеннән Мария Даниловалар рус теленнән 91 әр балл җыйганнар. Беренче Чирмешән мәктәбеннән Аида Хөснетдинова тарихтан – 96, җәмгыять белеменнән 94 балл иясе. Ивашкино мәктәбеннән Валентина Емельянова җәмгыять белеменнән имтиханны 92 баллга тапшырган. Лашман урта мәктәбеннән Исламия Вәгыйзова (91), лицей кызлары Мәликә Галимова (92 балл) һәм Адилә Гайнуллиналар (90) да чит телдән югары баллар туплаганнар.

Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары (86) нәтиҗәләре буенча Ивашкино мәктәбе районда иң яхшысы булып танылды. Икенче Чирмешән мәктәбе (уртача балл – 72,45) – икенче, Ульяновка мәктәбе (70,12) өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев