Ивашкинода 80 гаилә “Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан” газетасына язылган да.
Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, тагын кимендә 35 заказ көтәләр.
-Декабрь азагына кадәр Ивашкино һәм Әккәрәй буенча да матбугатка язылу планы үтәләчәк, быелгы дәрәҗәдән төшмәбез, - диде элемтә бүлекчәсе мөдире Ольга Малинова. –Без әле Кармыш җирлеге буенча да газета-журналларга яздыру өчен җаваплы. Анда ничек булыр, әмма күрсәткечләрне яхшыртырга тырышабыз, аеруча район газетасына заказларны киметмәбез.
Ольга Владимировна – тәҗрибәле, Чирмешән, Күтәмә, Ивашкино бүлекчәләрен дә җитәкләгән оста белгеч. Ивашкино бүлекчәсе бүген дә районда иң алдынгыларның берсе.
фото: автор
Нет комментариев