Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган җыенда дистәдән артык кешегә бүләкләр тапшырдылар

Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган халык җыенында җирлек башлыгы Мингали Минһаҗев хисап тотты, төрле чараларда, өмәләрдә, авыл тормышында актив катнашкан бик күпләргә рәхмәтен җиткерде.

Югары Кәминкә җирлегендә 284 шәхси хуҗалык исәпләнә, шуларның 15е – аренда йортлары, 26сында җәйге чорда кайтып яшиләр, 21се буш тора. Җирлек территориясендә урнашкан Югары Кәминкә, Керкәле һәм Кызыл Яр авылларында барлыгы 491 кеше исәпләнә.  Узган елны биредә ике бала туган, 13 кешене соңгы юлга озатканнар.

-Авылда тормышның асылы – терлек асрау. Терлекчелек белән шөгыльләнгән хуҗалыкларның эше дә, ашы да бар, - диде чыгышында Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Нургали улы. – 2026 нчы елның 1 гыйнварына җирлектә 146 баш мөгезле эре терлек (2025тә – 175), шул исәптән 19 баш сыер (2025тә – 40) исәпләнә. Күргәнебезчә, терлек саны кими.

Әлеге җирлектә дә терлек саны гына түгел, халык саны да кими. Бүген “Карлыгач” балалар бакчасында нибары өч сабый тәрбияләнә, мәктәптә 16 бала белем ала.

Әлеге җирлектә дә үзсалым акчасы халык мәнфәгатьләренә тотыла. 2025 нче елда 1 миллион 10 мең сум акчага (202 мең сум халыктан җыелган, 808 мең сумын республика биргән) урамнарны яктыртуга, ягулык-майлау материаллары, тракторга запас частьләр сатып алуга, тракторчыга хезмәт хакы түләүгә, тракторга тагылма агрегат сатып алуга тотылган.

-Җирлек территорияседә республика һәм район ярдәме белән дә байтак эшләр башкарылды. Республика программасы нигезендә,  Югары Кәминкә, Керкәле һәм Кызыл Яр  авылларында су  скважиналары, су башнялары һәм 1473 метр озынлыкта су челтәре ясалды, ремонланды, 13 яктырткыч алмаштырылды, 356 метрда СИП кабеле сузылды. Барлыгы республика бюджетыннан бирелгән 1 миллион 275 мең 697 мең сумлык эш башкарылды.  Район ярдәме белән Югары Кәминкәдә һәм Кызыл Ярда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенәкуелган һәйкәлләр ремонтланды.

Авылларда үтүче халык җыеннарында райондагы кайбер оешмалар җитәкчеләре дә катнаша, төрле тармаклар эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелә. Сораулар булса, шунда ук җавап та бирәләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев