Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Искесен яңарталар

Әккәрәй авылының фельдшер-акушерлык пунктында ремонт бара. Биредә барлыгы 100 мең сумлык эш башкару планлаштырылган. Төзүчеләр бинаның бер өлешендә бүлмәләр бүлгәннәр. Һәм монда янгын сигнализациясе дә урнаштырганнар. "Безнең ФАП 1969нчы елны төзелгән. Бина нык таушалган, җылылык системасы да искерде, кыш айларында идәннәре бик салкын була, - ди авыл фельдшеры Валентина Борисова....

Әккәрәй авылының фельдшер-акушерлык пунктында ремонт бара. Биредә барлыгы 100 мең сумлык эш башкару планлаштырылган.


Төзүчеләр бинаның бер өлешендә бүлмәләр бүлгәннәр. Һәм монда янгын сигнализациясе дә урнаштырганнар.

"Безнең ФАП 1969нчы елны төзелгән. Бина нык таушалган, җылылык системасы да искерде, кыш айларында идәннәре бик салкын була, - ди авыл фельдшеры Валентина Борисова. - Әккәрәйдә 632 кеше гомер кичерә.

Авылыбыз перспективалы, яшь гаиләләр күп. Агымдагы елның узган сигез аенда бездә 10 сабый дөньяга килде.

Узган елны да 7 бала туды. Ремонт өчен рәхмәт, әмма авыл халкы яңа ФАП төзелүенә бик өметләнә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әккәрәй авылы фельдшеракушерлык пунктында ремонт бара