Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмештәге янгында 59 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

10 март көнне, кичке 11ләр тирәсендә Иске Үтәмеш авылындагы бер торак йортта ут чыгып, анда шушы өйнең хуҗасы янып үлгән.

Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләрнең вакыйга урынына килүенә, йорт  тулысынча ут эчендә була, тәрәзәләрдән  ялкын үрли.  Коткаручылар төнге берләрдә йокы бүлмәсендәге караваты янында, идәндә  йорт хуҗасының уттан зыян күргән үле гәүдәсен табып алалар.

-Ут аркасында йорт тулысынча диярлек янып бетте. Беренчел фаразлар буенча, фаҗига тәмәке тартканда ут белән саксызлык сәбәпле чыккан булырга тиеш, - диде райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте дознавателе Фәнил Гыйззәтуллин.

Зинһар, ут белән сак булыйк. Янгында һәлак булган мәрхүмнең туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.

 

Фәнил Гыйззәтуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев