Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбендә бер укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Иске Үтәмеш мәктәбен быел берүзе тәмамлаучы Салават Хөснетдинов киләчәктә аграр тармак белгечлеге алырга карар кылган, ул инженерлыкка укымакчы. Төпле, тырыш, белемгә омтылучы егетнең әлеге хыялы тормышка ашасына шик юк. -Балаңны каядыр чыгарып җибәрү ансат түгел инде, - ди Салаватның әнисе Руфия ханым. - Әмма вакытында белгечлек алу да кирәк. Мәктәптә...

Иске Үтәмеш мәктәбен быел берүзе тәмамлаучы Салават Хөснетдинов киләчәктә аграр тармак белгечлеге алырга карар кылган, ул инженерлыкка укымакчы. Төпле, тырыш, белемгә омтылучы егетнең әлеге хыялы тормышка ашасына шик юк.

-Балаңны каядыр чыгарып җибәрү ансат түгел инде, - ди Салаватның әнисе Руфия ханым. - Әмма вакытында белгечлек алу да кирәк. Мәктәптә әле тагын ике кызыбыз кала, кечесе Адилә беренчегә керә.
Адилә, шөкер, класста үзе генә булмаячак, алдагы уку елына тагын ун бала килергә тиеш икән.
Сүз уңаеннан, бу мәктәптә тугызынчы классны алты укучы тәмамлый.
Наталья Корнилова белән Ләйсән Мусина сигезенчене тәмамлыйлар. Икесе дә "Мин татарча сәйләшәм!" район бәйгесендә катнашып, призлы урын яулаганнар, "Авыл чибәре" бәйгесендә дә сәләтләрен күрсәткәннәр.
-Каникуллар вакытында каядыр еракка китәргә җыенмыйбыз, бакча эшләре күп, - диләр бу кызлар.
Иске Үтәмеш мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә бик күпләрнең исемнәре аталды, мактап, грамоталар да бирделәр. Кемдер укуда, икенчеләр олимпиадаларда, конкурсларда, спортта, җәмәгать эшләрендә танылган. Беренче класс укучысы Адилә Вәлиәхмәтова белән бишенче класс укучысы Лилия Зәйнуллина исә иң күбе - 100әр кило макулатура җыючылар.
Укытучыларны да мактадылар, олы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Мәктәптә 34 ел балалар укыткан, директор булган Миңнур Хәйруллина, авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов һәм башкалар бәйрәм уңаеннан котлаулар ирештерделәр, бигрәк тә чыгарылыш класстагыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр.
-Бездә актив, сәләтле, тырышып укучы балалар күп, - ди мәктәп директоры Светлана Әхтәмова. - Бинабыз төзек, матур. Быел тәҗрибә участогында - бакчабызда зур хезмәт куйдык: яшелчәләр, җиләк - җимеш утырттык, бәрәңге аерым урында үсәчәк. Дөрес, матурлыйсы, чистартасы урыннар күп әле.
Агымдагы уку елында район мәктәпләрендә 2390 егет һәм кыз белем алды. 9нчы классны 256 кеше тәмамлый, 11не - 156. Иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда (биредә укучылар саны 356) - 43 егет һәм кыз тугызынчы да, 37се унберенче класста укыды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш