Иске Сережкинода төзелүче мәдәният йорты янында утыз биш төп чыршы үсентесе утыртып та куйганнар. Бу тирәгә дистәләгән машина туфрак та кайтарылган.
-Бина тирәсен тотып алу өчен коймаларга да заказ бирдек, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. - Бу объектта Яңа Чишмәдән һәм Чирмешәннән көн саен дистәдән артык...
Иске Сережкинода төзелүче мәдәният йорты янында утыз биш төп чыршы үсентесе утыртып та куйганнар. Бу тирәгә дистәләгән машина туфрак та кайтарылган.
-Бина тирәсен тотып алу өчен коймаларга да заказ бирдек, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. - Бу объектта Яңа Чишмәдән һәм Чирмешәннән көн саен дистәдән артык кеше эшли.
Әлеге авылның күрке булачак мәдәният учагының стеналары күтәрелгән, инде түбәгә калай куясы, эчке эшләрне төгәллисе, тамаша залында идәннәр җәясе, сәхнәне ясыйсы, ишек-тәрәзәләр куясы, газлаштырасы, тирәне матурлыйсы бар. Биредә электр чыбыклары сузуга да керешкәннәр. Кайбер урыннарда, эчке бүлмәләрдә, стенага плитәләр ябыштырылган.
Нет комментариев