Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Котышта яшәүче яшүсмерне елан чаккан

    Шушы көннәрдә район үзәк больницасына елан чаккан бер малайны алып килгәннәр. Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек яшүсмерне елан бармагыннан чагып ала. Зыян күрүчене тиз арада больницага китергәннәр, хәзер ул хирургия бүлегендә дәвалана.

    Көннәр эссе тору сәбәпле, дөресме, юкмы, быел республикада еланнар артык күп, диләр. “Елан чаккан”, дигән хәбәр ел да ишетелеп тора. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итәләр.

    Гади кара еланны (гадюка обыкновенная) теләсә кайда: урманнарда, кырда, су буйларындагы дымлы урыннарда, чокырларда очратырга мөмкин.

    Әгәр дә сез үз юлыгызда елан очраткансыз икән, аны читләтеп үтәргә тырышырга - кара еланнар үзләре беренче ташланмый, диләр белгечләр.

    Елан йорт территориясендә яши дип куркырга кирәкми, алар кешеләр янәшәсендә булуны яратмый. Кара еланны таяк яки себерке белән дә куркытырга мөмкин.

    -Әгәр дә елан чаккан икән, беренче чиратта ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга (ашыгыч хезмәт номеры -112) яки якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди район үзәк больницасы врачы Рамил Минеголов. – Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене горизонталь рәвештә яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Жгут та салырга кушмыйбыз. Супрастин, димедрол ише дарулар эчерегез.

     pixabay.com фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: