Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә алтмышлап гаилә район газетасына язылган да

1 сентябрьдән элемтә бүлекчәләрендә 2019 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру кампаниясе башланды.

Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә йөзләп заказ карточкасы бар да. 10 ел хат ташучы булып эшләүче Валентина Фадеева участогында киләсе елның беренче яртысына район газетасына 40 данә карточка тутырылган. Бүген ул 60 адреска “Наш Черемшан” газетасы китерә.

Башка бүлекчәләрдә матбугатка язылу ничек бара.

Рушания Миһманова (Лашман элемтә бүлекчәсе начальнигы): - 2019 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга әлегә санаулы кешеләр генә язылды. Татьяна Хафизуллина, елдагыча, иң беренчеләрдән булып “Безнең Чирмешән” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарына квитанцияләр тутырды. Гадәттә, октябрь аенда – ташламалы подписка вакытында квитанцияләр саны сизелерлек арта.

Рәфисә Юнысова (Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе начальнигы): - Безнең бүлекчә биш авылга хезмәт күрсәтә, тик әле Керкәле халкы гына газета-журналларга актив языла башлады. Бүгенге көндә бу авылда район газетасын 55 гаилә укый. Бүлекчәдә киләсе ел өчен иң беренче квитанция тутыручы - Рабига Фатыйхова. Халык ташламалы яздыру декадасын көтә, аеруча пенсионерлар.

4-14 октябрьдә матугат басмаларына квитанцияләрне ташламалы бәяләрдән тутыра аласыз. Әлеге декада барышында язылсагыз, “Безнең Чирмешән” -”Наш Черемшан” газетасы өчен 54 сумга юньрәк түләрсез. Район газетасына язылу бәясе – 693 сум, ә декада чорында 639 сум 36 тиен булачак. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, әлеге ункөнлектә элемтә бүлекчәләренә, хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез. Сораулар туса, район элемтә бүлекчәсенә 2-26-46 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Надежда Елистратова (Ульяновка элемтә бүлекчәсе начальнигы): - Киләсе елның беренче яртысында газета-журналлар алдырырга теләүчеләргә 68 квитанция тутырдык, шуның 38се район газетасына. Хат ташучылар бу ярты елда “Наш Черемшан”ны 148 гаиләгә тарата. Бүлекчәдә подписка кампаниясен Владимир Иванов ачып җибәрде, ул дүрт басмага (“Наш Черемшан”, “Республика Татарстан”, “Лечебные письма”, “Сувар”) квитанция тутырды.

Нәфисә Идиятуллина (Түбән Кәминкә элемтә бүлекчәсе начальнигы): - Сентябрьнең соңгы атнасында гына беренче квитанцияләрне тутырдык. Гүзәлия Мотаһарова иң беренче булып “Безнең Чирмешән” һәм “Моя газета”га язылып китте. Бу эштә һәр елны диярлек авыл балалар бакчасы хезмәткәрләре активлык күрсәтә, беренчеләрдән булып газета-журналларга язылалар. 30 елдан артык тәҗрибәсе булган хат ташучыбыз Сәгадәт апа Мостафина халык белән уртак тел табып эшли, квитанцияләрне өйләргә барып ук тутыра, халыкка ташламалы язылу вакытын алдан ук исләренә төшереп куя.

Район элемтә бүлекчәсеннән әйтүләренчә, бүген район халкы 12450 басма алдыра, киләсе яртыеллыкка да нәкъ шул кадәр план билгеләнгән.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X