Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадиның мәктәп бакчасына экскурсиягә барырга була

Иске Кади мәктәбе елдан-ел матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән авыл халкын сокландырып тора.

Ишектән килеп керүчене аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала. Аларның нинди генә юк монда. Чалмабашларның чәчәкләре коелып беткән дә инде, ә менә чәчәкләр патшасы – гөлчәчәк – роза чәчәкләре иң матур чорында. Биредә күпьеллык үсемлекләр дә бар, берьеллыклар да урын алган.

Мәктәп яны участогының мәйданы 1 гектар, моңардан тыш аерым бәрәңге һәм суган бакчасы бар. Берничә ел элек авыл хуҗалыгы предприятиесе алып биргән теплицада да яшелчәләр чәчәккә күмелеп утыра.

-Үсентеләрне үзебез үстердек, артканын авылдашларга саттык. Ул акчага мәктәпкә эш кораллары алдык, - ди участок мөдире Айгөл Гыйрфанова. –Участокта уку елы дәвамында укучыларга  ашарга җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез.

Алмагачларыбыз да күп, карлыганны да үрчетәбез. Мәктәп яны бакчасына 300 әр  төп помидор, кәбестә, 160 төп борыч утырттык. Кыяр, кишер, аш чөгендере, төрле тәмлеткечләр – барысы да бар.

Бакчада эш иртә яздан көзгә кадәр дәвам итә, монда укытучылар да, укучылар да эшли: су сибәләр, түтәлләрне йомшарталар, чүптән арындыралар. Участокның бөтен җирендә тәртип, бер чүп үләне күрмәссең.

Яшелчәләр уңышы начар булырга охшамаган. Кат-кат яфракка төренгән кәбестә рәтләре арасындагы календула – тырнак гөленә игътибар иттем.

-Бу үсемлек кәбестәгә зур зыян китерүче бәҗәкләрне үзенең үзенчәлекле исе белән куркыта, - ди Айгөл Азат кызы. – Башка химик препаратлар кулланмыйбыз да, димәк экологик чиста продукция җитештерәбез.

Аш пешерүче Галия Хәмидуллина укытучылар һәм укучылар белән берлектә бакчадан җыеп алган уңыштан – җиләк-җимештән, яшелчәләрдән кайнатмалар, төрле салатлар ясый. Участокта җитештерелгән продукция менюны терләндерергә мөмкинлек бирә.

Сүз уңаеннан, быел Иске Кади мәктәбен 6 укучы тәмамлаган, киләсе уку елында 1 нче сыйныфка 5 бала керергә тиеш, үткән уку йортында барлыгы 60 укучы белем алган.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев