Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида Хәтер паркы булачак

Иске Кадида узган халык җыенында Рәдис Камалов җитәкчеләргә әллә ничә сорау бирде. Мондый, бик кирәк чаралар елга бер генә үтә, проблемаларны шунда күтәрсәк кенә, диде ул.

Авылдашлары исеменнән сүз алган Рәдис Камалов авыл буасын, бюджеттан акча бүлеп, ремонтлау, авыл мәдәният йортында санузел ясау кирәклеген әйтте. Янә берничә соравына җавап көтте. Иске Кадида тагын бер фельдшер штаты булдырасы иде, диде.

Районнан килгән җитәкчеләр җавапларыннан күренгәнчә, буа ремонтлау өчен иң элек проект-смета документлары  эшләтергә, аннан да бигрәк акча кирәк. Аны район бюджеты гына җиңдерә алмый.

-Урынлы сорау, мондый мәдәният йортында санузел кирәк, - диде район башлыгы Рамил Айбатов. –Бинаны, минемчә, тулаем ремонтларга да вакыт.

 

Кыскасы, әле мәсьәләне өйрәнәсе бар.

Рәдис Камаловның мобилизация хакындагы соравы буенча да район җитәкчесе аңлатма бирде: -Без ил белән бергә. Махсус хәрби операциягә чакырылганнар, өлешчә мобилизацияләнгәннәр арасында райондашларыбыз да бар, аларга районнан инде әллә ничә тапкыр гуманитар ярдәм – кирәк-ярак илтү оештырылды. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Якташларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Тагын бер фельдшер-акушерлык штатына килгәндә, монда иң әүвәл билгеле бер норматив, халык саны исәпкә алына. Иске Кадидагы фельдшер ялга киткән очракта яки башка сәбәп белән эштә була алмаса тирә-күрше авыллар фельдшеры ярдәмгә килә, озаккарак вакытта районнан белгеч җибәрелә. Әлеге сорауга район үзәк больницасы баш табибы вазифаларын башкаручы Рафис Гафуров шулайрак җавап бирде.

Кыскасы, Иске Кадида бер фельдшер да җитә.

Районда күпме халык яшәвен дә әйттеләр җыенда – 17 мең 984 кеше. Кызганыч, авыллар халкы картая, яшьләр читкә китә, туучылар аз, үлүчеләр күп.

Иске Кади җирлегендә дә демографик хәл сөендерми. 2022 елда нибары өч бала туган, 22 кеше вафат булган. Өч пар кавышкан, аларның берсе дә авылда калмаган. Җирлектәге 386 йортның 123се буш. Болар хакында Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөхтәсимовның отчет чыгышында әйтелде.

Сүз дә юк,  җирлек авылларында ел саен, үзсалым акчаларын да кулланып, ниндидер эш башкарыла: юллар төзәтелә, тирә-юнь чистартыла, урам яктырткычлары яңартыла.

13 кече ферма оештырылган. Былтыргыдан кимрәк булса да, шәхси хуҗалыкларда 553 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 105 сыер асрала.

Быел Иске Кадида Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә Хәтер паркы ясамакчылар, аның проект-смета документлары да бар икән. Парк булдыру өчен, “Татнефть” аша 10 миллион сум күләмендә грант отулары бик яхшы. Яз җиткәч, бу объектта эшне башларга да җыеналар.

Башка авыллардагы сыман, Иске Кадида да урам юлларын сыйфатлырак ремонтлау кирәклеген дә әйттеләр. Кайбер урамнар юлларын зур машиналар изеп бетерә, шлагбаум куеп, андыйларны тыясы иде, диделәр. Тукайдан Иске Кадига алып килүче юл да норматив таләпләргә җавап бирми. Иске Кадида кайбер урыннарда, әйтик, Атау ягына чыга торган төштә караңгы икән.

Халыкны борчый торган сораулар күп, билгеле. Аларның кайберләрен үзсалым акчаларын кулланып хәл итәләр, кайберләре буенча төрле программаларга керергә тырышалар. Район җитәкчесе әйтүенчә, кайдандыр ярдәм көткәнче, грантларда катнашу да – өстәмә керем чыганагы. Нефтьчеләр бу яктан, бу юл белән нык булышалар.

Районның үсемлекчелек тармагында күрсәткечләр елдан-ел яхшыра, әмма терлекчелектә мактанырлык уңышлар аз. Киләчәктә әлеге тармакта да эш яхшырыр дип өметләнәбез, җыеннарда ишетүебезчә, быел, республика Президенты ярдәме белән, районга, бюджеттан, 1000 тана алу өчен, 100 миллион сум акча бирергә тиешләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев