Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида казлар тавышы тынмый

Әгәр дә Иске Кади авылының гербын ясарга дисәләр, аның уртасында каз сыны булыр иде, мөгаен, монда җәй буе каз тавышы тынмый.

Авылның очында ук янгыр суыннан җыелган күлдәвектә каз бәпкәләре йөзеп йөри. Алардан ерак түгел генә башка хуҗаларның казлары чирәм чүплиләр. Иске Кадида да казларның төрлесен күрергә мөмкин. Әнә авыл уртасындагы елгада инде зуп-зурлары йөзә. Шул тирәдәрәк бер әби бәпкәләр саклап утыра. Кемдер 10-15 не алып үстерсә, башкалар, вакланып тормый, көз көне 50 – 100 баш каз йолкый.

Зөлфирә һәм Илшат Сафиннар да ун ел чамасы каз үстерү белән шөгыльләнәләр.

-2009 нчы елны Илшат халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша  шәхси эш башлап җибәрү өчен бирелә  торган 58 мең субсидия алган иде, шул акчага без 100 баш каз бәпкәле булдык, - ди Зөлфирә. – Шуннан башланды да инде, ел саен май аенда 50-100 баш каз бәпкәсе алабыз. Күреп торасыз, каз асрарга урын иркен, авыл читендә яшибез, беркемгә дә комачауламыйбыз. Әүвәл бәпкәләргә коры азык бирдем, хәзер көн саен бәрәңге, фураж, кычыткан салып пешерәбез. Моның өчен утын белән яга торган зур казанлы мич ясадык. Казларны алты айга кадәр үстерәм. Ноябрь аенда гына, көннәр салкынайта башлагач, суябыз. Үзем генә эшкәртәм, көн саен 5-6 каз йолкыйм. Мамыктан мендәр ясыйм. Казларның кайберләре 5 килограммнан да артып китә, кайсылары  3 кило ярым тирәсе була. Токымына килгәндә,  “линда” дигән казлар алабыз.

Сафиннар каз түшкәләренә сатып алучыларны  эзләп йөрмиләр, “Өйдән килеп алалар, - ди  хуҗабикә. – Даими клиентларыбыз бар, алар алдан ук заказ биреп куялар”.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев