Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида ачылган ветеринар пунктта “Мурзик“ песиенә “операция“ ясадылар

Хәзер Иске Кадида, кирәк булса, кечерәк хайваннарга, җәнлекләргә дә операция ясаячаклар. Биредә ачылган участок ветеринария пунктында даруханәгә дә урын бар. Белгеч-врачка аерым бүлмә ясаганнар. Газ, электр уты, салкын һәм кайнар су, канализация, хәтта бәдрәф тә бар җыйнак кына бинада. Блок модульле корылманы Азнакайда эшләгәннәр. Нигезе алдан әзерләнгәч, пунктны нибары бер...

Хәзер Иске Кадида, кирәк булса, кечерәк хайваннарга, җәнлекләргә дә операция ясаячаклар. Биредә ачылган участок ветеринария пунктында даруханәгә дә урын бар. Белгеч-врачка аерым бүлмә ясаганнар.

Газ, электр уты, салкын һәм кайнар су, канализация, хәтта бәдрәф тә бар җыйнак кына бинада. Блок модульле корылманы Азнакайда эшләгәннәр. Нигезе алдан әзерләнгәч, пунктны нибары бер ай эчендә эшләп куйганнар. Шул уңайдан биредә тантаналы бәйрәм оештырдылар. Концертка хәтле булды.
-Республика җитәкчеләренә рәхмәт, безгә, сезгә иң кирәк бинаны төзергә булыштылар,- диде район җитәкчесе Наил Зарипов, җыелган халык, башка авыллардан да килгән җитәкчеләр һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп. - Пункт халыкка хезмәт күрсәтсен терлекләрне тизрәк терелтергә булышсын. Ясалма орлыкландыру өлкәсендә дә эшне яхшырту өчен монда мөмкинлекләр күбрәк.
Пунктны төзүдә район ветеринария берләшмәсе коллективы да күп көч куйган, Иске Кади авыл җирлеге Советы да булышлык күрсәткән.
Иске Кадида Ислам Закиров гаиләсе - 10, Мингаяз Хөснелгатиннар - 8, Тукайда Әюп Шәрифуллиннар 6 баш сыер асрыйлар. Аларны саварга аппаратлары да бар.
Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев та тәбрикләүләрен ирештерде, киләчәктә дә ветеринария пунктлары төзелешенең дәвам ителәсен әйтте. Бүген киләсе, 2015нче ел программасы буенча эш башланган дип була, программада каралган быелгы бурычлар уңышлы үтәлгән.
Иске Кадидагы бу пункт якын-тирәдәге 16 торак пунктка хезмәт күрсәтә, аларда 7 меңләп мал, меңнәрчә кош-корт асрала.
-Соңгы елларда, дәүләт ярдәме көчәйгәч, сыер асраучылар күбәйде,- ди пункт мөдире Тәлгать Булатов. - Ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр, кулдан килгәнчә булышабыз. Кызганыч, транспорт ягы гына авыррак, гел үз транспортым белән йөрим инде.
Сүз уңаенда, яңа пунктта даруханәнең ассортиментын киңәйтү күздә тотыла.
Республикада быел, аерым программа буенча, модуль-блоклы ветеринария пунктлары төзелешенә, ветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлауга 148,7 миллион сум акча бүленгән. Бу средстволарга 44 объект төзелергә, 52 бина капиталь ремонтланырга тиеш.
Авылга керү белән диярлек урнашкан, ачык сары һәм яшел төсләргә буялган яңа бина - пунктка ишек төбендәге ал тасманы кисеп үттеләр. Бу тантанада ветврач Тәлгать Булатовның кызы Адилә һәм ике яшьлек песиләре - Мурзик та катнашты. Өстенә халат, кулларына пирчәткәләр киеп, Адилә яраткан песиенә котыру чиренә каршы укол кадату операциясенә дә үз өлешен кертте. Чирне кисәтү яхшы.
Иске Кадидагы кебек участок пункты Чирмешәндә дә булачак. Әлеге сөенечле хәбәр турында да бүген белдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Старое Кадеево