Старое Кадеево тег белән яңалыклар
-
Иске Кадины клумбалар бизи
Иске Кадида янә бер кечкенә парк барлыкка килде дияргә була. Бүген элемтә бүлекчәсе, мәчет һәм "БАРС" кибете янын клумбалар, аллы-гөлле чәчәкләр бизи, шул тирәдә дистәгә якын утыргыч - эскәмияләр ясалган.
-
Иске Кадида ачылган ветеринар пунктта “Мурзик“ песиенә “операция“ ясадылар
Хәзер Иске Кадида, кирәк булса, кечерәк хайваннарга, җәнлекләргә дә операция ясаячаклар. Биредә ачылган участок ветеринария пунктында даруханәгә дә урын бар. Белгеч-врачка аерым бүлмә ясаганнар. Газ, электр уты, салкын һәм кайнар су, канализация, хәтта бәдрәф тә бар җыйнак кына бинада. Блок модульле корылманы Азнакайда эшләгәннәр. Нигезе алдан әзерләнгәч, пунктны нибары бер...