Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида 49 яшьлек ир-ат 75 яшьлек бабайга кул күтәргән

01 Үткән атнада 135нче янгын частена хәвефле хәбәрләр кермәгән. 02 14 марттан 21енә кадәр вакыт эчендә Чирмешән полиция бүлегендә 30 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Район территориясендә 4 юл-транспорт вакыйгасы булган (ике машина юл кырыена төшкән, берсе ауган, ике машина бәрелешкән). Кешеләргә зыян килмәгән. Әмирдә яшәүче берәү "Агрохезмәтләр" җәмгыятеннән 2,5 тонна...

01 Үткән атнада 135нче янгын частена хәвефле хәбәрләр кермәгән.

02 14 марттан 21енә кадәр вакыт эчендә Чирмешән полиция бүлегендә 30 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Район территориясендә 4 юл-транспорт вакыйгасы булган (ике машина юл кырыена төшкән, берсе ауган, ике машина бәрелешкән). Кешеләргә зыян килмәгән.
Әмирдә яшәүче берәү "Агрохезмәтләр" җәмгыятеннән 2,5 тонна сенаж урлаган.
"Нурлатнефть" НГДУсы нефть скважинасы территориясеннән (Туймәт авылы янында) билгесез кешеләр эшермәләр һәм арматура алып чыкканнар. Матди зыян 34 мең сумнан артык.
Иске Кади авылыннан 49 яшьлек ир-ат 75 яшьлек ир кешегә кул күтәргән өчен җавап бирәчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 127, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 19 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән ике ял көнендә ашыгыч медицина ярдәменә 47 чакырту һәм мөрәҗәгать итү кергән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, көнкүрештә җәрәхәт алуның 7 очрагы булган, 8 кеше ОРВИ белән чирләгән, бригада бер тапкыр юл-транспорт вакыйгасы урынына барган. Фельдшерларга кыйнау нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган ир-атка ярдәм иткәннәр.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 38 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined полиция Иске Кади авылыннан

2
X