Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске бинада, яңа хуҗа

"Техномир" сәүдә йорты яңа хуҗа кулында. Яңа ел алдыннан мондагы "Камин янында" ("У камина") кафесы да кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге объект тирәсендә төрле сүзләр, алыш - бирешләр инде артта калып, "Камин янында" бары күңелле мәҗлесләр, корпоратив кичәләр генә үткәрергә насыйп булсын иде. -Чирмешәндә мондый урын бик кирәк иде, -...

"Техномир" сәүдә йорты яңа хуҗа кулында. Яңа ел алдыннан мондагы "Камин янында" ("У камина") кафесы да кабат үз ишекләрен ачты.


Әлеге объект тирәсендә төрле сүзләр, алыш - бирешләр инде артта калып, "Камин янында" бары күңелле мәҗлесләр, корпоратив кичәләр генә үткәрергә насыйп булсын иде.

-Чирмешәндә мондый урын бик кирәк иде, - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, ошбу тантанада котлау сүзләре җиткереп. - Кафе райондашларның, кунакларыбызның, яшьләрнең дә күңеленә хуш килсен. Тәмле ризыклар пешереп сыйларсыз, һәркемне ачык йөз белән каршыларсыз дип ышанабыз.

-Бездә хезмәт күрсәтү югары, ә бәяләр түбән булсын өчен тырышырбыз, - дип, "Техномир"ның бүгенге хуҗасы Рифкать Хамәтгалимов бина эченә дәште. Район җитәкчеләре, әлеге ачылыш көненә килгән халык баскычлар буйлап өске катларга күтәрелделәр. "Камин янында"га керү юлы аерым бит.

Кафеның эчке ягы клиентларны җәлеп итәрлек, матур, чиста. Зуррак һәм кечерәк заллар да бар. Иң мөһиме - кадрлар да табылган.

Теләсә кайсы туклану урынында, кухня, мөгаен, иң төп урындыр. Рифкать Хамәтгалимов әйтүенчә, "Камин янында"ның кухнясына өр - яңа җиһазлар, савыт - саба алынган. "Техномир"ның кайбер сәүдә мәйданнары әлегә арендага бирелгән икән.

Яңа ел алдыннан ачылган кафеның эш режимы әлегә төгәл билгеләнмәгән, әмма ул ачык, клиентлар килә тора.

Бүген кайберәүләр тәм - томны татып карады инде. Киләчәктә биредә икенче катны зурайтып, күп кешеле зур мәҗлесләр - туйлар, юбилейлар үткәрергә кулай зал ясамакчылар. Бирсен Ходай!

Кадыйр Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән

2
X