Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Икенче Чирмешән мәктәбендә пластик шешәләр пресслана

Район мәктәпләре укучылары тырышлыгы белән 18 меңләп данә пластик шешә җир өстендә аунап, сулыкларга төшеп табигатебезне пычратмаячак, организмыбызга зыян салмаячак. Әйе, укучыларыбыз нәкъ шул кадәр, ягъни 723 килограмм пластик шешә җыйганнар. Бу әле яңа уку елында гына. Аларны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә алып килеп тапшыра, үз чиратында мәктәп директорлары...

Район мәктәпләре укучылары тырышлыгы белән 18 меңләп данә пластик шешә җир өстендә аунап, сулыкларга төшеп табигатебезне пычратмаячак, организмыбызга зыян салмаячак. Әйе, укучыларыбыз нәкъ шул кадәр, ягъни 723 килограмм пластик шешә җыйганнар. Бу әле яңа уку елында гына.


Аларны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә алып килеп тапшыра, үз чиратында мәктәп директорлары шешәләрне икенче Чирмешән мәктәбенә китерә. Биредә аларны махсус станок ярдәмендә пресслыйлар.

-Без һәр мәктәптән китерелгән икенчел чималны үлчәп, исәпкә алабыз. 20-25 килограммлы 32 тюк әзерләп куйдык, якын көннәрдә, килограммын 15 сумнан, пластик шешәләрне Самарадан килеп алырга тиешләр, - ди мәктәп директоры Илдар Миргалимов. - Моның кереме әллә ни зур да түгел, ә табигатебезне күпме чүп-чардан саклап калабыз.

Мәктәпләрдәге бала саныннан чыгып исәпләгәндә, бу эштә Ивашкино мәктәбе иң алда. Алар 300 килограммнан күбрәк пластик шешә тапшырганнар, ягъни бер балага уртача 3 килограммнан күбрәк туры килә. Шешминка мәктәбе алардан бераз гына калыша, бер балага 3 килограмм тирәсе икенчел чимал тапшырганнар. Утыз Имән мәктәбендә әлеге күрсәткеч 1 килограммнан артыграк. Ә менә Түбән Кәминкә һәм Иске Котыш мәктәпләреннән әлегә чимал китерүче булмаган.

Автор фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

«Оят булса да, кызымны кабат абортка алып бардым» [булган хәл]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәннең янгын частенә 2 нче санлы урта мәктәбендә пластик шешәләр пресслыйлар