Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Икенче Чирмешән мәктәбендә дә “Белем бәйрәме” узды

2 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узды.

Бу көнне 2 нче Чирмешән урта мәктәбенә, бәйрәмгә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм республика буенча федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтовлар килде.

Белем бәйрәменә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район җитәкчесе  республикада һәм шул исәптән безнең районда да, белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә, дип ассызыклады.

Фердинат Дәүләтшин мәктәп коллективын һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, 1 нче сыйныфка килүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Мәктәп директоры Илдар Миргалимов әйтүенчә, 2 нче Чирмешән мәктәбе укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарында физика һәм химия буенча күрсәткечләре - районда иң югары. Ул "Чиста авыл синнән башлана!" икенчел чимал җыю буенча бәйгедә актив катнашкан укучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Быел биредә мәктәп бусагасын 19 бала тәүге тапкыр атлап керде. Аларны беренче укытучылары Светлана Игнатьева каршы алды. Гомумән, мәктәптә 144 укучы белем алачак, аларны  18 мөгаллим укытачак.

Казаннан килгән  кунак – Рөстәм Нуриәхмәтов та бүгенге бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында районның төрле мәктәпләрендә белем алучы 10 укучыга мәктәп кирәк – яраклары тутырылган сумкалар - портфельләр бүләк итте.

Яңа уку елында райондагы 26 мәктәптә 2177 укучы белем алачак. 202 бала беренче сыйныфка кергән, 11 сыйныфларда 131 укучы укый.

Автор фотолары

2нче Чирмешән мәктәбендә - "Белем көне" (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев