Чирмешән үзәк китапханәсендә татарча китаплар фонды игелекле якташыбыз ярдәмендә баеган.
“Татойлгаз” җәмгыяте директоры Роберт Фәссахов район китапханәләренә тарату өчен 150 данә татарча китап бүләк иткән. Халык яратып укый торган, хәзерге заман язучыларының китаплары 16 филиалга бүленәчәк. Алты авторның әсәрләрен район үзәгендәге китап укучылар да укый алачак.
Фәйрүзә Зиһаншина фотосы
Нет комментариев