Янгыннан зыян күрүчеләр чирмешәнлеләргә рәхмәт белдерә
Безнең районда

Янгыннан зыян күрүчеләр чирмешәнлеләргә рәхмәт белдерә

Күптән түгел Чирмешән авылында чыккан янгында ике гаилә зыян күргән.

 - Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан без акча җыюны игълан иттек. Якташларыбызга ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт әйтәм, - диде Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов. 

Акчаны район үзәгеннән генә түгел, авыллардан да күчерделәр. Чираттагы тапкыр  чирмешәнлеләрнең берләшергә һәм авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә сәләтле икәненә инандык.


Нет комментариев