Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу

Бәркәтә урта мәктәбенең химия-биология укытучысы Җәүһәрия Әхмәтҗанованың хезмәт стажы 29 ел, ягъни, ул быел утызынчы уку елын башлап җибәрде. Җәүһәрия Багданур кызы - үз эшенең остасы. - Җәүһәрия ханым - мәктәбебезнең даны, дисәң дә һич арттыру булмас. Ул бик ярдәмчел, тормышта да, эштә дә фикере, киңәшләре белән ярдәм итә, яшь...

Бәркәтә урта мәктәбенең химия-биология укытучысы Җәүһәрия Әхмәтҗанованың хезмәт стажы 29 ел, ягъни, ул быел утызынчы уку елын башлап җибәрде. Җәүһәрия Багданур кызы - үз эшенең остасы.


- Җәүһәрия ханым - мәктәбебезнең даны, дисәң дә һич арттыру булмас. Ул бик ярдәмчел, тормышта да, эштә дә фикере, киңәшләре белән ярдәм итә, яшь укытучыларның остазы да, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Гыйнванова.

Җәүһәрия Багданур кызы беренче категорияле укытучы, 2008 елда "РФ гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Билгеле, шундый дәрәҗәгә, бүләкләргә ирешү зур тырышлык һәм үҗәтлек сорый, бу укытучының күпь-еллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Зәй районының Югары Улыҗы авылы кызы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң казан педагогика институтының табигый география факультетына укырга керә. 1983 елда институтны тәмамлап, тормышка чыгып, Бәркәтә урта мәктәбендә эшли башлый. Аның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу: "Бәркәтә урта мәктәбенә химия-биология фәнен укытырга билгеләнә".

- Химия һәм биология фәннәренә мәхәббәтне Гөлсирә апа уятты. Аның фамилиясен хәтерләмим инде, ул лашман авылы кызы иде. Мин химия-биология укытучысы һөнәрен сайлавыма бер вакытта да үкенмәдем. Бик кызыклы, мавыктыргыч фән. Билгеле, иң элек мәктәпне, балаларны, фәнеңне яратырга кирәк. Шулай булмаса, гомереңне балалар тәрбияләүгә бирү мөмкин түгел,- ди Җәүһәрия Багданур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәүһәрия Әхмәтҗанованың хезмәт стажы 29 ел