Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Халык­ара хатын-кызлар көне уңаеннан теләкләр

8 Март язның беренче бәйрәме - Халык­ара хатын-кызлар көне гүзәл затларыбызга теләкләр юллау өчен иң кулай көн. Сергей Баляев: - Иң элек гүзәл хатын-кызларыбызга бәхет һәм уңыш­­лар телим. Һәрвакыт яратып, яратылып, мул, җитеш тормышта яшә­сеннәр. Рәфыйк Хәйдәров: -Бәйрәм белән котлап, барлык гүзәл хатын-кызларыбызга - әби-әнилә­ребезгә, апа-сеңелләребезгә исәнлек телим. Алар безнең...

8 Март язның беренче бәйрәме - Халык­ара хатын-кызлар көне гүзәл затларыбызга теләкләр юллау өчен иң кулай көн.


Сергей Баляев: - Иң элек гүзәл хатын-кызларыбызга бәхет һәм уңыш­­лар телим. Һәрвакыт яратып, яратылып, мул, җитеш тормышта яшә­сеннәр.
Рәфыйк Хәйдәров: -Бәйрәм белән котлап, барлык гүзәл хатын-кызларыбызга - әби-әнилә­ребезгә, апа-сеңелләребезгә исәнлек телим. Алар безнең гаилә учагын саклаучылар. Өйдә дә, эштә дә хатын-кызның эшен тавык та чүп­ләп бетерерлек түгел. Алар барына да өлгерә, мин аларга сокланам. Зур рәхмәт сезгә.
Михаил Сергеев: -Мәхәббәтнең яше юк. Барлык хатын-кызларга да мәхәббәт телим. Язмыш безне парларыбыздан аермасын, парлы тормыш кына матур һәм нык була, агачлар да парлап үскәндә генә бер-берсен тукландырып озак яши. Тирәгездә якыннарыгыз - балаларыгыз, оныкларыгыз булсын.
Анатолий Овсянников: - Яшьме ул, олымы - һәр хатын-кызга мәхәббәт, исәнлек телим, ул һәркем өчен дә иң зур байлык.
Таһир Рәхимҗанов: - Язның тәүге бәйрәме барыбызга да җылылык, якты, кояшлы көннәр алып килсен, күкләребез аяз, дөньяларда тынычлык булсын. Ха­тын-кызлар - безнең тылыбыз. Аларның йөз­ләреннән елмаю китмәсен, барлык хыяллары тормышка ашсын, гаиләләренә иминлек, сөйгәннәре янә­шәләрендә булуын телим. Тормышта иң кирәк нәрсә -
исәнлектән аермасын ходай.
Таһир Мөхетдинов: - Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Салкын озын кышлардан соң килгән язның беренче бәйрәме барыгызның да тормышына ямь, яшәү көче өстәсен, бәхеткә, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.
Кадрия Гамирова язып алды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы 8 марта хатынкызлар

2
X