Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эльмира Зарипова Чирмешәнне ошаткан

Районыбызда эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Аның Чирмешәнгә икенче тапкыр килүе.

Министр үз ведомствосына караган оешма-учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Эльмира Әмир кызын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде, районның яңа социаль объектлары  белән таныштырды. 

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Казан кунагы быел республика хисабына аерым бүлмәләрдә ясалган ремонтны карап чыкты.

-2 миллион 500 мең  сумга 9 бүлмәдә капиталь ремонт үткәрдек. Ишекләрне алмаштырдык, идәннәргә, өлешчә, стеналарга керамик плитәләр ябыштырдык,  санузеллар да яңартылды, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. –Министр ремонтка уңай бәя бирде, нәтиҗәләрдән канәгать калды.  Ул интернатта яшәүчеләр белән дә аралашты.

Социаль яклау бүлегендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә министр әлеге оешмаларның  эшчәнлеге белән танышты, сорауларына җавап алды, аеруча пенсия алды яшендәге гражданнар белән нинди эш алып барылуы белән кызыксынды.

-Киләсе елда районда 69 кеше пенсиягә чыгарга тиеш, -  ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева. –Без аларның һәрберсе белән очрашып, хокукларын аңлатабыз, законнарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырабыз. Хәзер пенсия яшенә җиткән кешеләрне җитди сәбәбсез эштән чыгарган өчен җитәкчелеккә  зур  штрафлар каралганын да әйтәбез.

Министр районның инвалидлар җәмгыяте бинасында  да булып, мондагы шартларны шулай ук ошатып китте.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев