Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Елена Семеновнадан оялыйк

Район үзәгенең Татарстан урамындагы ике катлы күп фатирлы йортларның күбесендә ишек төпләрен алабута, шайтан таягы баскан. Ә шул ук вакытта Совет урамының 47нче йортында яшәүче әбиләр өй тирәсен ел да чәчәккә күмә. - Күп фатирлы барлык йортларның урам якларындагы чүп үләннәрен, килешү нигезендә, "Яшелләндерү" җәмгыяте чаба. Хәер, ачуым да бер...

Район үзәгенең Татарстан урамындагы ике катлы күп фатирлы йортларның күбесендә ишек төпләрен алабута, шайтан таягы баскан. Ә шул ук вакытта Совет урамының 47нче йортында яшәүче әбиләр өй тирәсен ел да чәчәккә күмә.

- Күп фатирлы барлык йортларның урам якларындагы чүп үләннәрен, килешү нигезендә, "Яшелләндерү" җәмгыяте чаба. Хәер, ачуым да бер килмәгәе, подъезд ишеге каршындагы уч хәтле җирне биредә яшәүчеләр үзләре дә тәртиптә тота алыр иде,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
Татарстан, Техническая урамнарындагы кайбер йорт ишегалларына күптән кеше кулы тимәгән. Төньяк урамында, халык телендәге "подвал кибете" урнашкан йорт тирәсен дә шайтан таягы "бизи". Ә менә универмаг рәтендәге өйләрнең - барысының да диярлек ишек төпләрендә, тәрәзә каршыларында чәчәкләр үсеп утыра. Үзеңә дә рәхәт, килгән кунагың алдында да йөзең кызарырлык түгел.
- Безнең күрше Елена Семеновна Козлова, аяклары авыртса да, язын урындыкка утырып җир йомшартты. Ишегалдыбызны матурайтуга барыбыз да үз өлешен кертә,- ди Совет урамының 47нче йортында яшәүче Лена апа Галимова.
Аерым йортларда яшәүчеләр арасында да әлеге апалар кебек уңган хуҗалар байтак. Чишмә урамында Камил Назыйровларның йорт тирәсенең чисталыгына кем сокланмас. Кояшлы урамыннан Могыйзовлар, Гаяз Исхакый урамында Булычевлар, Октябрь урамында Любовь Сиямкина, Мәктәп урамында Юриннар пөхтәлек, матурлык дигәндә иренә торганнардан түгел. Бакча, Кояшлы, Мирсәет Кәбиров урамнарында чәчәк үстерүчеләр байтак.
Юбилей урамы әле төзелеп кенә килә - кайберәүләр өй тирәләрен гөлбакча да итеп куйган.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев