Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Егетләр контракт хезмәтен сайлый

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылышка старт бирелде. Бу көннәрдә 1994 – 2003 елгы егетләр хәрби врачлык комиссиясе узарга әзерләнәләр.

Көз-кыш айларында районнан 25ләп егет армиягә чакырылырга тиеш, аларны, комиссия узган, йөздән күбрәк якташыбыз арасыннан сайлап алачаклар. Язгы чакырылышта да шуның кадәр егет солдат итекләре кигән.

Көзге чакырылышның беренче төркеме октябрь ахырларында юлга кузгалыр дип көтелә.

Егетләрнең ил алдындагы бер еллык хәрби бурычларын контракт буенча хезмәткә алмаштыру мөмкинлеге бар. Яз көне Чирмешән, Лашман, Иске Котыш авыллары егетләре килешү буенча хезмәтне сайлаган. Бу чакырылышта да, техникум тәмамлаган тагын ике якташыбыз контракт буенча армиягә китәргә җыена.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев