Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Дәүләт Советы депутатлары Чирмешәндәге йорт-интернатка ярдәм итә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Рөстәм Хәлимов инде бишенче ел Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына шефлык итәләр. Алар ярдәме белән барлыгы 1 миллион 100 меңнән күбрәк суммага игелеклелек проектлары тормышка ашырылган.

Республиканың һәр парламентарие конкрет социаль оешмага – өлкәннәр өчен йорт-интернатларга, балалар йортларына, социаль приютларга һәм башкаларга беркетелгән, күзәтү яки попечительләр советына кертелгән.

Рәис Сөләйманов йорт-интернатта яшәүчеләр өчен телевизорлар һәм хуҗалык кирәк-яраклары, йомшак мебель, поликарбонаттан теплицалар, беседкалар алу өчен әллә ничә мәртәбә акча юллап бирде. Рөстәм Хәлимов исә биредәге бинада капиталь ремонтны төгәлләргә булышты, аш пешерү блогын савыт-саба белән тәэмин итүдә һәм тыл хезмәтчәннәре палатасы булдыруда аның ярдәме бик вакытлы булды. Ике депутат та йорт-интернатта яшәүчеләрне газета-журналларга яздырган, ел да бәйрәмнәргә аларга азыктөлекле күчтәнәч пакетлар бүләк итәләр.

– Инвентарь, җиһазлар, көнкүреш техникасы алудагы игелекле гамәлләре, безнең йортта гомер итүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга керткән өлешләре өчен, Рәис Әхтәм улына һәм Рөстәм Хамис улына олы рәхмәтләребезне белдерәбез, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. - Әбиләр, бабайлар шундый кайгыртудан бик канәгать.

фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев