Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов лицейга интерактив такта бүләк итте

Чирмешәнгә РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килеп китте.

-Гомернең узуы, әле кайчан гына миңа ышаныч белдерүегезне үтенгән идем, Сигезенче чакырылыш Думаның ике сессиясе үтте дә. Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен, сезгә, гомумән,  Чирмешән районының барлык халкына бик зур рәхмәт, - диде иң әүвәл Олег Морозов, район мәдәният йортында үзе белән очрашуга килгән район активына һәм мәгариф тармагы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

 Безнең район да кергән бер мандатлы Түбән Кама округыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган Олег Викторовичны үзәк телевидение каналларында еш күрәбез. “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы булган депутат бигрәк тә Украинада барган хәрби операциягә кагылышлы темаларга үтүче фикер алышуларда оста чыгыш ясый. Бу теманы ул Чирмешәндә узган очрашуда да кузгатты. Илгә карата булган санкцияләр белән бәйле, икътисадтан кайбер партнерлар киткән чорда  Татарстанның үзгәрешләргә  җайлаша алуын уңай бәяләде ул.

 Олег Морозов -  Дәүләт Думасында контроль буенча  комитет рәисе. Аның җитәкчелегендәге әлеге комитет парламентның хөкүмәт, Хисап палатасы белән эшчәнлеген алып бара, күзәтчелек итә, законнарның үтәлешен тикшерә.

 Районга килгән депутат “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарның үтенеч-гозерләрен тыңлады. Ивашкино, Күтәмә, Югары Кәминкә авыл җирлекләре җитәкчеләре аңардан урам юлларын ремонтлашуда ярдәм сорый. 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре биналарына да ремонт кирәк. Бер укытучы үз мәктәпләрендәге спорт залын ремонтлап булмасмы, дип килгән. Депутатка, шәхси сораулар белән, тагын ике райондашыбыз мөрәҗәгать итте.

 Олег Викторович Шешминкада капиталь ремонтланган мәктәп бинасын барып карарга да вакыт тапты һәм район укытучыларын яңа уку елы башлану белән тәбрикләде. Депутат буш кул белән килмәгән: ул Чирмешән лицеена интерактив такта бүләк итте.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев