Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чумачкадагы яңа сузылган линиядә су югала

Түбән Кармалка авыл җирлегендә узган җыенда сораулар күп булды.

Чумачкада элек су челтәрләре бөтенләй юк иде. Ниһаять, узган елда линия сузып, аңа су җибәрделәр. Башта су яхшы килсә, көзгә таба ул кайбер урамнарга барып җитә алмый башлаган. Бүген дә ул проблема – басым түбән. Әллә кайдадыр тишек бар, әллә башка сәбәп.

Түбән Кармалка җирлегендә узган җыенда бу хакта да сүз булды. Су бирүне җайга салу юлын эзрләргә, бу эш өчен җаваплы кеше билгеләргә килештеләр.

Чумачкадагы кайбер кечерәк урам юлларын кардан чистартуга да игътибар җитми. Бу авылдан Багряжга алып баручы юлны да йөрерлек итсеннәр, чистартсыннар иде, диделәр. Сүз Әлмәткә илтүче туры юлның 5-6 километры турында бара.

Район җитәкчесе Рамил Айбатов искәртүенчә, быел кар күп, аны чистарту авыр. Башта төп юллар кардан арындырыла. Рәхмәт, бу эштә нефтьчеләр дә булыша. Республикадан бер өр-яңа грейдер, ике Беларус, бер төягеч тә бирделәр.

Түбән Кармалка чиркәвенең түбәсен, гөмбәзен ремонтлауга бәйле сорауны җирлек Советы депутаты Владимир Мануйлов җиткерде. Ул, ярдәм сорап, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән булган. Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов әйтүенчә, әлеге мәсьәлә игътибардан читтә түгел, район җитәкчелеге “Татнефть” җәмгыятенә кабат үтенеч хаты юллаячак.

Владимир Мануйлов үзсалым акчаларын урынлы куллануга да ышанып бетми, авыл җирлеге Советы бу хакта халыкка мәгълүмат җиткерергә тиеш дип саный. Хәер, үзсалым акчаларының кулланылышын төрле органнар күзәтә, ул средстволар алдан килешенгән конкрет эшләргә генә кулланыла ала.

Түбән Кармалка мәдәният йортына, җылыту системасына да ремонт кирәк. Монда җыен үткән көнне дә җиләсрәк иде.

Чумачка мәдәният йортында мөдир юк икән. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева бу сорауны болай җаваплады: -Бар андый проблема. Мәдәният учреждениеләренә профессиональ белгечләр табу авыр. Югыйсә хезмәт хакы да югары.

Район җитәкчесе Рамил Айбатов Чумачка мәдәният йорты быел да финанслануын әйтте, аны ябу турында сүз дә булганы юк.

Кадрлар дигәннән, өстәмә эш урыннары кирәксенсәк тә, бүген райондагы байтак оешмага белгечләр җитешми.

Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин 2023 елда башкарылган эшләр турында чыгышында - отчетында бөтен тармаклар эшенә бәя куйды. Өмәләр оештырганнар, төрле чаралар үткәргәннәр, төзегәннәр, ремонтлаганнар.

-Җирлек буенча 24 сыер бик аз. Сездә бер генә гаилә фермасы да юк. Каты көнкүреш калдыклары чыгарган өчен бурычлылар күп, - диде Рамил Айбатов, бу мәсьәләләрдә активрак булырга өндәп.

Пайчылар белән тулысынча исәп-хисап ясалган, әмма төрле бәядән. Киләчәктә, моны инвестор шулай хәл итсә, пайчыларга бер төрле бәядән түләү гамәлгә керер.

Җыенда Украинада махсус хәрби операция темасына да тукталдылар.

-Без анда кабат гуманитар ярдәм илтергә әзерләнәбез. Якташларыбыз аеруча кирәксенүче әйберләр туплыйбыз. Хәрби операция зонасындагы егетләргә, аларның мондагы гаиләләренә, әти-әниләренә гел игътибар күрсәтергә, булышырга, хәлләрен белешеп торырга кирәк, - диде район башлыгы.

Югары Кармалкада да җыен тыныч, эшлекле узды. Биредә авыл уртасында яңа күпер кирәксенәләр, Нагорная урамы юлын норматив хәлгә китерүдә ярдәм сорадылар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев