Махсус бригада бу авылда ай ярым чамасы элек торбалар сала башлаган.
Аларны җирне казып, тишеп тә урнаштырганнар. Челтәрләрнең озынлыгы 4 километр чамасы.
Бер башня бастырып, тугыз урында янгынга каршы гидрантлар да куелачак икән. Бу объектны озакламый файдалануга тапшырачаклар.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Чумачкада су челтәре бөтенләй булмаган, суны чишмәләрдән, коелардан гына алганнар.
Кадыйр Гомәров фотолары
Нет комментариев