Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең мемориаль үзәгендә ачылган күргәзмәдә “Безнең Чирмешән” газетасы архивыннан 50дән күбрәк фоторәсем урын алды

Җиңү көне алдыннан мемориаль үзәктә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “Мин ул сугышны үттем” (“Я прошел по той войне”) дигән исем астында фотокүргәзмә ачылды.

Әлеге чараны үзәк хезмәткәрләре район газетасы редакциясе белән берлектә әзерләде. Күргәзмәдә “Безнең Чирмешән” газетасы архивыннан 50дән күбрәк уникаль фоторәсемнәр урын алды. Аларда – безнең якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераннары.

- Район газетасы редакциясенең бик бай һәм эчтәлекле фотоархивы тупланып килә. Анда ветераннарыбыз фотолары да бик күп. Күргәзмә өчен без иң-иңнәрен сайлап алдык, - диде “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасының баш редакторы Кадыйр Гомәров. – Мондагы фотолар төрле елларда газетада, социаль челтәрләрдә дә урын алды.

Кызганыч, бүген районда бер генә сугыш ветераны яши. Җиңү көне алдыннан аңа аерым хөрмәт күрсәтелде. Ләкин без арабыздан киткән сугыш ветераннарны да онытырга тиеш түгел. Ветераннарыбыз Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр, сугыш кырларында батырлык, кыюлык үрнәкләре күрсәттеләр.

-Кайнатамның фотолары бик күп, без аларны хәтта бер альбомга да тупладык, әмма менә мондые юк. Ул монда бик матур елмаеп утыра, - диде күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан сугыш ветераны Александр Долгополовның килене Мария Долгополова. – Әти искиткеч әйбәт кеше иде. Аның белән гел тату яшәдек. Ул танкист булып хезмәт итте, Берлинга кадәр барып җитте.

Разыя Шәңгәрәева да бүген күз яшьләре белән әтисен – сугыш ветераны Касыйм Исмәгыйловны искә алды.

-20 ел элек тирәсе 9 майда, митингка чакырылган ветераннарны өч рәт урындык куеп утырта идек. Алар саны елдан-ел сирәгәя барды, бүген районда нибары бер ветеран гомер кичерә. Бернәрсә дә онытылмый, дисәк тә, онытыла шул. Шуның өчен дә мондый чаралар, күргәзмәләр үткәрү бик мөһим. Бирегә укучыларны чакырып, әлеге каһарман якташларыбыз турында сөйләргә кирәк, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина. – Форсаттан файдаланып, мемориаль үзәк хезмәткәрләренә, редакция коллективына да шундый бай эчтәлекле күргәзмә өчен зур рәхмәт.

Әлеге күргәзмә мемориаль үзәктә август аена кадәр эшләячәк.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев