Чирмешәнне урап уза торган юлда транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла
Безнең районда

Чирмешәнне урап уза торган юлда транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла

Район үзәген урап уза торган төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлының 0,0-3,4 нче километрында автотранспорт хәрәкәте 28 августтан вакытлыча туктатыла.

Хәрәкәт чикләве юлны капиталь ремонтлау белән бәйле.

Юл 2025 елның 1 декабренә кадәр ябыла.

Әлеге участокны урап узу өчен ТР төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланылыштагы түбәндәге автомобиль юллары тәкъдим ителә:

Кузай-Нурлат;

Азеево-Чирмешән-Шентала;

Кузай-Нурлат-Чирмешән.

Юл хәрәкәтен вакытлыча оештыруның схемасын түбәндәге QR-код буенча кесә телефоныннан кереп карап була.                     

                                                                           


Нет комментариев