Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең кайберләре су өчен айлар буе акча түләми

Бүген Чирмешән халкының су кулланган өчен 500 мең сум тирәсе бурычлары җыелган. “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2022 елның 1 гыйнварында бу сан 600 мең сумнан да күбрәк булган.

Кайбер чирмешәнлеләр кулланган хезмәтләр өчен айлар буе түләми, 10ар мең сум бурычлы кешеләр дә байтак. Яңа елга кадәр шундый берничә хуҗага карата документлар туплап, судка юллаганнар. Кайберләре эшләре судка барып җиткәнне көтеп тормаганнар: проблеманы хәл иткәннәр, тиз арада тиешле суммаларны түләп  котылганнар. Ә инде суд чыгарган карарлар буенча суд приставлары эш башлаган.

-Су өчен бурычлары 10 мең сумнан артып киткән йорт хуҗалары белән элемтәгә чыгабыз, ә инде уртак фикергә килә алмаган очракта, тыңламаучыларга карата судка документлар җыябыз. Андыйлар белән ел башыннан ук та “көрәшә” башладык, тиздән тагын 4-5 гражданинның эше судка җибәрелә, - диде предприятиенең баш бухгалтеры Елена Козлова. – Әгәр квитанцияләрегездә берәр төгәлсезлек яки аңлашылмаучанлык булса, аны айлар буена сузмагыз, 2-52-69 номеры буенча безгә яки бердәм исәп-хисап үзәгенә (ЕРЦга) 2-55-60 телефоны буенча шалтыратыгыз. Санагычларның күрсәткечләрен ай саен телефон аша шалтыратып хәбәр итәргә яки түләгәндә квитанциягә язып җибәрергә була. Әгәр санагычның күрсәткечләре өч ай дәвамында хәбәр ителмәсә, түләү норматив буенча исәпләнә башлый.

Предприятие хезмәт күрсәтә торган Чирмешән һәм Түбән Чегодай авылларындагы хуҗалыкларда барлыгы 2417 санагыч теркәлгән, ике-өч санагыч урнаштырган хуҗалар да бар. Йөзләп йортта гына су санагычлары юк.

Җәен, аеруча кызу көннәрдә, су куллану арта, аны урлау очраклары да шул вакытта ачыклана. Предприятие хезмәткәрләре андыйларның эзләренә тиз төшәләр. Суның санагыч аша узмавы ачыкланган очракта, үткән өч ай өчен норматив буенча санап, квитанция юллана һәм, аннан соң да, бу кимчелекләрне бетергәнче норматив буенча түләргә туры киләчәк.

Чирмешәндәге суның сыйфатын даими тикшереп торалар.

-Ул таләпләргә туры килә, тик аның катылыгы гына югары, - диде предриятиенең генераль директоры урынбасары Михаил Арютин. – Эчә торган суны йомшарту өчен үзегездә фильтрлар урнаштырырга, чүлмәктәге фильтр аша уздырып та кулланырга була.

Үткән елда предприятие эшчеләре Чирмешәннең көньяк-көнчыгыш районында 1 километр 800 метр озынлыгында яңа суүткәргечләр сузганнар, шунда ике су кудыру башнясы да урнаштырганнар. Шулай итеп бу тирәдә төзелүче йортлар сулы булганнар. Киләчәктә әлеге урамнарга канализация челтәре дә сузарга планлыйлар. 7 километр 363 метрда шундый эшләр башкару өчен проек әзерләнә

Хәзер район үзәгендә асбест-цемент торбалы суүткәргечләр калмаган, җәен 2 километр 100 метр озынлыгында шундый торбалар заманчаларга алмаштырылган. Төзелеш эшләре Беренче Май, Титов, Татарстан, Техническая, Күл урамнарында алып барылган. Казанка авылында суүткәргеч тулысынча яңартылган, бу эш 2 километр 500 метр озынлыгында башкарылган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев