Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр санитар-экологик икеайлыкта актив катнаша

Санитар-экологик икеайлыкның беренче ике атнасында узган чисталык өмәләрендә 52 кеше катнашкан, барлыгы 11 кубометр чүп-чар җыелган.

-Беренче атналарда рейдларны Чирмешән авыл җирлегендә үткәрдек. Тиешсез урынга чүп түгүнең сигез очрагын ачыкладык, шуларның җидесен бетерүгә ирештек, - диде район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Рамилә Рәхмәтуллина. – 110 кубометрдан күбрәк чүп-чар 150 квадрат метр мәйданны пычратырга өлгергән.

Тикшерү барышында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган биш кешегә карата  административ беркетмә төзелгән, шуларның өчесе - вазифаи затларга. Әлеге эшләр комиссия утырышында тикшерелгәннән соң ике гражданинга  штраф салынган, аларга барлыгы 3000 сум акча түләргә туры килә. Ә калганнар кимчелекләрне вакытында бетерергә өлгергәннәр.

Административ комиссия чисталыкны тикшерү буенча рейдларны дәвам итә, бу атнада алар Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә булдылар. Бу авыл җирлекләрендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өч хуҗага карата беркетмә төзегәннәр.

-Бәркәтә авылында урамдагы су базларының өсләре тиешенчә капланмаган булуы халыкка куркыныч тудыра, аларны махсус капкачлар белән ябарга кирәк, - диде административ комиссия секретаре. – Бар да начар түгел, билгеле. Авылларның елдан-ел төзекләнә баруы да куанычлы. Әйтик, Түбән Кармалка авылында Антонина Зенина һәм Сергей Корженковларның йорт тирәсе урамга ямь биреп тора. Алар йортлары каршында тулы бер композиция ясаганнар.

Тикшерүчеләр махсус карар нигезендә эшли. Аннан соң Туймәт, Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләренә бару планлаштырыла. Икеайлык дәвамында комиссия барлык авылларда да булачак.

-Санитар-экологик икеайлыкта  мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша, алар башкарылган эшләре турында социаль челтәрләрдә дә яктыртып баралар, - диде Рамилә Мәүлет кызы.

Рамилә Рәхмәтуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев