Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге янгында бер баланың гомере өзелде

8 гыйнвар көнне район үзәгенең Заречная урамындагы янгында 7 яшьлек кыз бала һәлак булган.

Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ут казасы кичке алтылар тирәсендә була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, торак йортның зал бүлмәсе тәрәзәсеннән  куе төтен чыга, йортның агач ишеге эчтән эленгән булган. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә кешеләр булырга тиешлеген әйтәләр.

- Әйе, коткаручылар өйдән әүвәл хатын-кызны алып чыгалар, аннан аның кызын табып алалар. Ни кызганыч, 7 яшьлек  бала үлгән. Аның уттан зыян күргән әнисенә хәзер  район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелә. Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана, - диде  янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы Надежда Костина.

Һәлак булган кыз баланың якыннарының, туганнарының олы хәсрәтләрен уртаклашабыз.

Мондый бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән гел сак булырга өнди. Ел башыннан районда ике янгын теркәлгән.  5 гыйнвар көнне Иске Кади авылында мунча янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев