Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә узган чаңгы эстафетасы ярышында төп призлар ике җиңүчегә бирелде

Каһарман якташыбыз, Советлар Союзы Герое, генерал Иван Конев призларына чаңгы эстафетасы ярышларында 18 мәктәптән 118 укучы катнашты.

Мәктәп укучылары арасында “Сабантуй” стадионында үткән ярышка Ульяновкадан дүрт этапта дүрт команда стартка басты.

- Без үзебездә дә чаңгы ярышларын еш уздырабыз, остарабыз, - ди әлеге мәктәп дирекиоры Андриян Тимирясов.

Урта мәктәпләрдән - ярышны төп оештыручы - Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, ә төп мәктәпләр арасында Кармыш мәктәбе беренче урынны яуладылар.

- Мондый бәйге ел саен һәм гел кызык үтә, - ди Лашман командасы җитәкчесе, физкультура укытучысы Фаиз Билалов. -Кичә үзебезнең мәктәптә йөзү буенча ярыш булды, бүген бирегә дә килми калырга уйламадык. Яшь аермасына карап, чаңгычылар 1, 2, 3, 4 километр арада узыштылар.

- Чаңгыларны монда ук бирделәр, үзебездә дә чаңгы юлына еш чыгабыз, - ди Бәркәтә мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Халисә Рахманова.

Мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында үткән бүгенге бәйгедә урта мәктәпләр арасында Ульяновка командасы – икенче, ивашкинолылар өченче урында. Төп мәктәпләр группасында Шешминка командасы – икенче, Түбән Кәминкә чаңгычылары – өченче. Алдарак язылганча, төп бүләкләрне кадетлар мәктәп-интернаты һәм Кармыш мәктәбе чаңгычылары алып китте.

Җиңүчеләргә мәгариф бүлегенең кубоклары, медальләре һәм Почет грамоталары тапшырдылар.

 

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев