Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә, район үзәк больницасында, «Ачык ишекләр» көне узды

Район үзәк больницасында «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында «Ачык ишекләр» көне узды.

Чарада районның төрле мәктәпләрендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары катнашты.

Әүвәл район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина кунакларны  коллектив эшчәнлеге белән таныштырды.

- Район үзәк больницасында 29 табиб, 138 шәфкать туташы эшли. Авылларда 34 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Хөкүмәт сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирә, федераль һәм республика проектлары нигезендә медицина учреждениеләре төзекләндерелә, җиһазландырыла, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты да елдан ел яхшыра бара,  - диде Лилия Шамил кызы. – Яшь белгечләргә төрле ярдәм каралган, аеруча авыл районнарына кайтучыларга. Әйтик, узган елны безнең ике табиб “Земский доктор” программасында катнашып, матди ярдәм алдылар. Шулай да безнең больницада табибларга ихтыяҗ бар, бүген акушер-гинеколог, отоларинголог, терапевт, гериатр кирәк.

 Чирмешән лицееның профильле сыйныфында белем алучылар арасында медицина уку йортларына керергә теләүчеләр дә бар. Әскар Мостафин да киләчәктә табиб булырга хыяллана.

- Әүвәл имтиханнарны яхшы тапшырырга кирәк, - ди Әскар. – Туганнарыбыз арасында табиблар бар. Шуңа да аларның эше никадәр авыр, җаваплы икәнен аңлыйм, ләкин мине авырлыклар куркытмый.

Очрашуда Казан медицина университеты профессоры Виктор Вәлиуллин да чыгыш ясады. Уку йорты турында мәгълүмат бирде һәм табиб һөнәре турында, тормыштан мисаллар китереп, бик кызык итеп сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев